Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көне узды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Бүген, каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көнендә Муса Җәлилнең Музей-фатирында «Кайтты илгә изге антыбыз» дигән истәлекле чара узды.

Музей урнашкан йорт - Муса Җәлилнең соңгы фатиры, моннан ул фронтка киткән. Һәр елны 25 августта бу йортта 80 ел элек җәзалап үтерелгән 11 кешенең батырлыгына багышланган истәлекле вакыйга уза.

Чарада Муса Җәлилнең киләчәк буыннары - кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм оныкчыгы Елизавета Малышева, Абдулла Батталның туганнары, тарих фәннәре докторы, галим Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре катнашты.

Көн 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында дәвам итте, анда истәлекле чара һәм чәчәкләр кую тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International