«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсын уздыру графигы

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы дәвам итә.

2023 елның төп үзенчәлеге республиканың муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы булды.

Ел дәвамында бергә эшләү нәтиҗәсендә Казан шәһәренең төрле мәйданчыкларында мәдәни программалар күрсәтелде, аларда халык Татарстанның 43 муниципаль берәмлегенең уникаль милли традицияләре, гореф-гадәтләре һәм казанышлары белән танышты.

Конкурсны онлайн һәм офлайн форматларда 123 меңнән артык тамашачы кабул итте. Конкурс 20 меңнән артык катнашучыны берләштерде.

Быел конкурста җиңүче булган район федераль яисә региональ мәдәни проектны гамәлгә ашыру урынына әверелә.

Быелгы конкурс 22 апрельдә башланды. Үз мәдәниятен беренче булып узган елгы җиңүче - Арча муниципаль районы тәкъдим итте.

Шулай ук үз мәдәниятен Сарман муниципаль районы да тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International