Бүген башкаланың Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең ишекләрен ачты. Биш айга сузылган ремонттан соң яңартылган театр бинасында бүген кич тамашачыларга быелгы сезон премьерасын - Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" исемле лирик комедиясен тәкъдим иттеләр.
Муниципаль китапханәләр арасында Яшь сайлаучы клубы проектына конкурс игълан ителде.
Иртәгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Театр - милләт җаны" дип исемләнгән республика бәйгесенә нәтиҗә ясалачак.
25-26 гыйнварда республиканың Алабуга шәһәрендә рәссам Иван Шишкинның (1832-1898) тууына 175 ел тулуга багышланган тантаналар узачак.
Агымдагы елның 12 нче гыйнваренда Псковның Приказ палатасында "Россия Кремльләре" дигән бөтенроссия сәнгать күргәзмәсе уза.