Алабугага Иван Шишкинның оныкчалары җыела

2007 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25-26 гыйнварда республиканың Алабуга шәһәрендә рәссам Иван Шишкинның (1832-1898) тууына 175 ел тулуга багышланган тантаналар узачак. Билгеле булганча, быел Алабуга төбәге үзенең меңьеллыгын билгеләп үтә, юбилей чаралары бөек рус рәссамының истәлегенә багышланган шушы бәйрәмнәр белән ачыла дияргә дә мөмкин.
 Яңа стиль буенча 25 гыйнвар - Иван Шишкинның туган көне. Бу көнне шәһәрдә рәссамның тормыш һәм иҗат юлын тикшерү мәсьәләләрен күтәргән фәнни-гамәли конференция үтәр, И.Шишкинның һәйкәленә чәчәкләр куелыр, "Иллюзион" кинотеатрында узган җәйдә I Бөтенроссия заманча нәкыш симпозиумында катнашкан рәссамнарның күргәзмәсе ачылыр дип көтелә. Бәйрәмгә Россиянең күп санлы музейларыннан фәнни хезмәткәрләр, сәнгать белгечләре, рәссамнар, барлыгы 200гә якын кунак җыелыр дип көтелә. Шулай ук И.Шишкинның туган-тумачалары - хәзерге вакытта АКШ, Алмания, Сербия илләрендә һәм Россия шәһәрләрендә яшәүче 30лап туганы да киләчәк. Алар белән икенче көнне И.Шишкин музей-йортында аерым очрашу да оештырылачак. Анда "Шишкиннар нәселенең өч йөз еллык шәҗәрәсе" китабы тәкъдир ителәчәк.
 Әйтергә кирәк, юбилейга музей шактый яңартылды. Экспозиция рәссамның иҗатына багышланган китаплар, фәнни тикшеренү хезмәтләре бүлеге белән баетылды.
 И.Шишкинның туган көне һәм Алабуганың 1000 еллыгы уңаеннан 27-28 гыйнварда шәһәрдә рәссамнар өчен "Борынгы болгарларның гамәли сәнгате" дип исемләнгән иҗади лаборатория дә уздырылачак.


    "Интертат", Айгөл Исхакова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International