Иртәгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Театр - милләт җаны" дип исемләнгән республика бәйгесенә нәтиҗә ясалачак. Татар театрының 100 еллыгына багышланган бәйге узган елның октябрь-декабрь айларында Г.Камал театры җитәкчелеге һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе белән берлектә оештырылган иде.
Бәйге шартлары буенча укучылар татар театрының үткәне һәм бүгенгесенә багышланган 50 сорауга җавап бирергә тиеш булды. Иң күп сорауга дөрес җавап тапкан кеше, димәк, беренче урынны алучы - видеокамера белән бүләкләнәчәк. Калган катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре каралган. Аларга театр сәнгате турында китаплар, быелгы сезонда куелачак спектакльләргә билетлар биреләчәк.