Агымдагы елның 12 нче гыйнваренда Псковның Приказ палатасында "Россия Кремльләре" дигән бөтенроссия сәнгать күргәзмәсе уза.
Агымдагы елның 12 нче гыйнваренда Псковның Приказ палатасында "Россия Кремльләре" дигән бөтенроссия сәнгать күргәзмәсе уза. "Псков җиренең мирасы" дип аталган сайт хәбәр иткәнчә, бу күргәзмә рәсем сәнгате аша 26 шәһәрнең барлыкка килү тарихы белән таныштыра. Алар арасында Казан да бар. Билгеле булганча, Казан Кремле 2000 елның 30 нчы ноябрендә, Бөтендөнья мирасы комитетының 24 нче сессиясендә Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде.