Бүген, каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көнендә Муса Җәлилнең Музей-фатирында «Кайтты илгә изге антыбыз» дигән истәлекле чара узды.
Татарстан Республикасының Камера хоры хәзер ил башкаласында уза торган «Мәскәү А Cappella» ачык Халыкара вокаль фестивалендә катнаша.
Качаллылар ялдан кайтканнар, бүген Төп сәхнәдә труппаның традицион җыелмасы узды.
Бүген, 23 августта Башкортстан Республикасының Илеш районы Шамметово авылында Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе бюсты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин бюсты ачылды. Шулай ук төзекләндерелгән Мәдәният сарае һәм Роберт Миңнуллин музеен ачу тантанасы булды.
Татар халкы дәүләтчелеге тарихы музееның күргәзмә залында Казан Кремленең Губернатор сарае комплексына багышланган күргәзмә ачылды. «Император фатиры белән йорт» күргәзмә проекты бинаның һәм аның территориясенең бай тарихы белән таныштыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 88 нче иҗат сезонын зур тамаша белән ачты. Коллективның яңа сезон башлану уңаеннан ике зур сольный концерты Казан Кремле территориясендә ачык һавада узды.
«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсында 9 катнашучы Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентлары булды.
26 августта 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге музейда (Горький, 13) “ Яшәү сәнгате ” мәдәни-агарту үзәге ярдәмендә «Август! Йолдызлы яңгыр вакыты» концерты узачак. Ул "Арт-линия" сәнгатькә ярдәм итү фонды белән берлектә башкарыла.
Мәскәүдә 2024 елның 22-24 августында III Халыкара балалар мәдәни форумы уза. Мәскәү Пионерлар сараенда Воробьев тауларында форумга Россиянең барлык төбәкләреннән 2 меңнән артык бала җыелачак.
Бүген, 23 августта, “Әкият” татар дәүләт курчак театры Евгений Водолазкин романы буенча “Авиатор” спектакле белән 91 нче театр сезонын ача. Бу куелыш "Алтын битлек" Россия милли театр премиясенең өч тапкыр лауреаты булды һәм шулай итеп рекорд куйды. «Авиатор» - иң яхшы курчак спектакле, «Режиссерның иң яхшы эше» номинациясендә Илгиз Зәйниев җиңде, ә Дилүс Хуҗиәхмәтов иң яхшы актер булды.