"Тесла" балетының премьерасы #StagePlatforma VII фестивалендә узачак

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 5 һәм 6 ноябрендә Казанда #StagePlatforma заманча балет фестивале узачак, аның оештыручысы һәм сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры премьеры Олег Ивенко. Фестиваль программасы М.Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән тәкъдим ителәчәк.

Быел проект кысаларында ике куелыш күрсәтеләчәк: узган сезонда тәкъдим ителгән ике актлы балет-триллер «Миллиган шәхесе» һәм бер актлы «Тесла» балеты премьерасы. Ике спектакль дә Россиянең атказанган артисты, хореограф Олег Габышев тарафыннан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов белән берлектә булдырылган.

ВКонтакте https://vk.com/stageplatforma фестиваленең рәсми төркеме

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International