Татарстанда «Безнең йорт - Татарстан» фестиваленең зона турлары старт алды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Нурлат халыклары дуслыгы йорты «Безнең йорт - Татарстан» республика этнофестиваленең беренче зона этабын уздыру мәйданчыгы булды.

Быел ул 11 нче тапкыр уза. Анда Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнары вәкилләре катнашты.

Бүген жюри алдында 49 иҗат коллективы чыгыш ясады.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Фестивальнең төп максаты - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету, шулай ук Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру.

Фестивальнең бурычлары:

- Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар арасында милләтара татулыкны һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итү, мәдәниятләрнең үзара хезмәттәшлеген активлаштыру;

- үсеп килүче буында гомумроссия мәдәни байлыгы буларак төрле милләтләрнең һәм халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен саклауның һәм үстерүнең әһәмиятен аңлауга, толерантлык формалаштыруга ярдәм итү;

- милли сәнгать иҗаты казанышларын, иң яхшы иҗат коллективларын, башкаручыларны, халык кәсепләре һәм һөнәрләре осталарын ачыклау;

- Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли сәнгать традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын үстерү һәм саклап калу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International