«Татар сүзе» телеконкурсы заявкалар кабул итә башлады - премия фонды 2 миллион

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Елның төп халык вакыйгасы якынлаша - "ТАТАР СҮЗЕ" нәфис сүз Бишенче Халыкара телевизион конкурсы. Конкурсның искиткеч юбилей сезоны тагын да зуррак премия фонды белән сөендерә - 2 000 000 сум.

Конкурс Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең Татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Раисе каршындагы Комиссия ярдәмендә «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Конкурсның максаты - туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классиклар әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту.

Конкурсның премия фонды - 2 миллион сум. Катнашу өчен татар яки туган чуваш, мари, мордва, удмурт телләрендә эшләр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Гаризалар 30.11.2024 кә кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International