Тантана барышында 2023 елда "Пушкин картасы" программасы белән эшләүдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәдәният учреждениеләрен һәм төбәкләрне бүләкләделәр.
Чара дүшәмбе кичендә, 30 сентябрьдә, Мәскәүдә Пашков йортында узды. Кремльнең тарихи йортына бөтен илдән мәдәният хезмәткәрләре килде.
Тантанада катнашучыларны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Алексеевна Голикова һәм Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Борисовна Любимова сәламләде.
Пашков йорты сәхнәсендә Татарстан Республикасын 2023 елда «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе дип таныдылар