2024 елның 15-25 октябрендә «Мирас» җыр һәм бию Уфа ансамбле Татарстан Республикасында гастрольләр белән чыгыш ясаячак. «Уфадан мәхәббәт!» концерт программасын Минзәлә, Яр Чаллы, Алабуга, Казан, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Кукмара, Баулы шәһәрләрендә күрергә була. Гастрольләр «Мы - Россия» федераль программасы кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә узачак. Программа РОСКОНЦЕРТ ФДБУК гамәлгә ашырыла.
«Мирас» ансамбленең визит карточкасы - «Раз вечор», «Йыуаса», «У шатра», «Салауатҡа дан!», «Өлгөр» кебек масштаблы һәм күп планлы вокаль-хореография композицияләре. Һәр номерның үз стиле бар, туган җирнең матурлыгын һәм байлыгын чагылдыручы милли колорит белән сугарылган. «Уфа» вокаль-хореография композициясе Башкортстан башкаласының 450 еллык юбилее уңаеннан оештырылды
Татарстанда концертлар даталары:
15 октябрь - “Актаныш авылы, Актаныш район мәдәният йорты
16 октябрь - “Минзәлә шәһәре, Район мәдәният сарае
17 октябрь - “Чаллы шәһәре, “Энергетик” Мәдәният сарае
18 октябрь - “Алабуга ш., Шәһәр мәдәният сарае
19 октябрь - “Казан ш.”, “Сәйдәш” мәдәни үзәге
21 октябрь - “Кукмара ш., Район мәдәният йорты
22 октябрь - “Әлмәт шәһәре, “Нефтьче” мәдәният йорты
23 октябрь - “Азнакай ш., Азнакай шәһәре Мәдәният йорты
24 октябрь - “Лениногорск авылы, МБУ Мәдәният сарае
25 октябрь - Баулы ш., М.Җәлил ис. Мәдәният йорты.