ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2012 ел
чәршәмбе
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры Ринат Салаватов опера-балет сәнгатен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүе, Көнбатыш Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаруы, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”, Ж.Бизеның “Кармен”, Р.Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте”, Г.Доницеттиның “Лючия ди Ляммермур”, В.Гаврилинның “Анюта”, Н.Җиһановның “Җәлил” әсәрләре буенча һ.б. премьера спек-такльләрен куюы өчен 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә кандидат итеп күрсәтелде.
Александр Сладковский Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе каршындагы дәүләтнең мәдәният өлкәсендәге сәясәте буенча советка кертелде. Бу турыда боерыкка берничә көн элек кул куелды.
Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Бөтенроссия фестивале – “Бәллүр йолдызчыклар” конкурсының төбәк этабын уздыру турында игълан итте.
Концерт 24 мартта С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда була. «La Primavera» һәм Хьюго Тиччиати биргән крнцерт программасында Аркаджело Корелли, Родион Щедрин һәм Астор Пьяцолла әсәрләре яңыраячак.

13
март, 2012 ел
сишәмбе
16 мартта 16.00 сәгатьтә В. П. Аксёнов музей-йортында БДБ илләре рәссамнары һөнәр берлегенең Казан бүләкчәсе оештырган «Владимир Иванович Кочунов истәлегенә» дигән күргәзмә ачыла.
Күргәзмә 20 мартта 16.00 сәгатьтә ачыла, ул Абрек Абзгильдинның 75 еллыгына багышланган.
Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия, 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен дәгъва кылуга тәкъдим ителгән әсәрләр һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны тәкъ¬¬¬дим итү турында карар чыгарды:

12
март, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген татар әдәбияты классигы, татар фәнен һәм әдәбиятын үстерүгә гаять зур өлеш керткән энциклопедик белемле мәшһүр галим, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, XX гасыр башында татар милләте үсешендә зур роль уйнаган Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимовның тууына 125 ел тула.

11
март, 2012 ел
якшәмбе
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бельгия шәһәрләренең берсендә татар һәм фламанд хатын-кызлары арасында очрашу булып узды. “Tatars in Belgium” шурасы һәм илнең KVLV хатын-кызлар хәрәкәте аш-су кичәсе уздыру өчен берләште.

6
март, 2012 ел
сишәмбе
Конкурсның максаты – төрле илләр мәдәниятен мәктәпләр һәм студентлар аша берләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International