Бүген татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тула

2012 елның 12 марты, дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Бүген татар әдәбияты классигы, татар фәнен һәм әдәбиятын үстерүгә гаять зур өлеш керткән энциклопедик белемле мәшһүр галим, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, XX гасыр башында татар милләте үсешендә зур роль уйнаган Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимовның тууына 125 ел тула.
Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзер Башкортостан Республикасының Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа. 1906 елда Г.Ибраһимов Уфага килә һәм яңарак кына ачылган, аның шәхес буларак формалашуында күренекле роль уйнаган “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Уфада яшәгәндә аның беренче әдәби әсәрләре – “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” повесте, “Гыйшык корбаннары”, “Татар хатыны ниләр күрми” исемле хикәяләре, шулай ук “Борынгы ислам мәдәнияте” дигән тарихи хезмәте языла.
1909 елда Ибраһимов Казанга килә. Аның язучылык таланты монда тагын да тулырак ачыла. Биредә ул иҗатында күренекле урын тоткан әсәрләрен: романтик рухтагы “Яз башы”, “Диңгездә”, “Йөз ел элек”, “Сөю – сәгадәт” хикәяләрен, “Яшь йөрәкләр” романын, реалистик мотивлар яңгыраш алган “Көтүчеләр”, “Табигать балалары” әсәрләрен, һәм, ниһаять, мәшһүр “Безнең көннәр” романын иҗат итә.
Әдәби иҗат белән беррәттән, Ибраһимов фән белән дә бик актив шөгыльләнә. Кыска гына вакыт эчендә аның “Әдәбият мәсьәләләре”, “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре”, “Татар шагыйрьләре”, “Без – татарлар”, “Татар имлясы”, “Яңа әдәбият”, “Әдәбият дәресләре” һәм тарих, дин, сәнгать, журналистика, әдәбият белеме, тел, мәгариф мәсьәләләренә багышланган уннарча хезмәте басылып чыга.
1917 елгы инкыйлабтан соң Г.Ибраһимов җәмәгать эшлеклесе һәм сәяси эшлекле буларак актив эшчәнлек алып бара. Бу елларда Галимҗан Ибраһимов территориаль автономия идеясен яклап чыга, бу турыдагы уйларын ул Уфадагы Милли Мәҗлес утырышларында белдерә. Берничә ай дәвамында ул, Үзәк мөселман комиссариаты рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары буларак, Петроградта һәм Мәскәүдә актив эшчәнлек алып бара.
20 нче елларда Г.Ибраһимов үзен тулысынча әдәби һәм фәнни эшчәнлеккә багышлый. Аның “Кызыл чәчәкләр” повесте, Идел буенда котырынган ачлык фаҗигасенә багышланган “Адәмнәр” повесте, “Тирән тамырлар” романы, язучының иң зур казанышларыннан берсе – “Казакъ кызы” романы шушы елларда языла. Бер үк вакытта Ибраһимов фән белән дә актив шөгыльләнә. 1920–1930 елларда ул татар филологиясендә һәм гомумән гуманитар фәннәр өлкәсендә мәдәни-тарихи мәктәпкә нигез салучыларның берсе була. Җ.Вәлиди, Г. Рәхим, Г. Сәгъди, Г. Нигъмәти, Н.Н. Фирсов, М. Корбангалиев, Х. Бәдигый, М. Худяков кебек күренекле галимнәр белән беррәттән, ул татар филологиясе фәнен, гуманитар фәннәр өлкәсендә тарих һәм методологияне үстерүгә күренекле өлеш кертә. Г. Ибраһимов Казанда Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Академия үзәген булдыруны башлап йөрүчеләрнең берсе була.
Үпкә чире көчәю сәбәпле, 1927 елдан Г.Ибраһимов Кырымда яшәргә мәҗбүр була. Монда да ул әдәби һәм фәнни эшчәнлеген туктатмый.
Сталин репрессияләре Галимҗан Ибраһимовка да кагыла. 1937 елның 29 августында аны кулга алалар һәм этап белән Казанга озаталар. Тоткынлык шартларында авыруы тагын да көчәя, һәм 1938 елның 21 гыйнварында язучы төрмә хастаханәсендә дөнья куя.
Г.Ибраһимов – гаять зур әдәби һәм фәнни мирас калдырган татар язучыларының берсе. Утыз еллык иҗат чорындаул егермеләп хикәя, дүрт роман, биш повесть, аерым китаплар итеп басылган унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйди һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек яза.

Министр
А.М.Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International