Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Габдуллы Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге
2012 елның 13 марты, сишәмбе
Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия
, 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен дәгъва кылуга тәкъдим ителгән әсәрләр һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны тәкъдим итү турында карар чыгарды:
Салитова Фәридә Шәриф кызы.
“Музыкальные драмы Салиха Сайдашева: роль жанра в становлении татарской профессиональной музыки” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1988 ел), “Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь” (“Бриг” нәшрияты, Казан, 2011 ел) китаплары өчен;
Шаһиева Розалина Гомәр кызы.
“Кара мәрҗән” (Татарстан газета-журнал нәшрияты, Казан, 1997 ел), “Ниса” (“Мастер Лайн” нәшрияты, Казан, 2003 ел) шигъри җыентыклары өчен;
Булатова Клара Гариф
кызы.
“Келәү” (Казан, 2011 ел), “Каурый канат – җил атым” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2006 ел) китаплары өчен;
Кәримов Камил Әдһәм улы.
“Ком сәгате” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2000 ел), “Телсез күке” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) романнары өчен;
Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы.
“Башкаемда – дөнья исәпләре” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел) китабы өчен;
Бикчурова Нәбирә Миңнәхмәт кызы
(Н. Гыйматдинова). “Парлы ялгыз” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел), “Мәхәббәттә гөнаһ бар” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2008 ел) китаплары, “Хатыннар сагышы” (Н.Гыйматдинова. Повестьлар. Беренче китап. “Идел-Пресс” нәшрияты, Казан, 2010 ел) повесте өчен;
Мир-Хәйдәров Рауль Мирсәет улы.
“Пешие прогулки”, “Двойник китайского императора”, “Масть пиковая”, “Судить буду я” романнар тетралогиясе һәм “Черная знать” сериясеннән “За все – наличными” (“Идел-Пресс” нәшрияты, Казан, 2006 ел) романы өчен;
Кузьминых Софья Даниловна
. Г.Тукай истәлегенә багышлап традицион милли күн мозаикасы техникасы нигезендә башкарылган хезмәтләр циклы өчен (2009-2010 еллар);
Сәйдашева Земфира Нурмөхәммәт кызы.
“Песенная культура татар Волго-Камья” (“Матбугат йорты” нәшрияты, Казан, 2002 ел) китабы өчен;
Фәйзрахманов Айдар Фәйзрахман улы
. 2002-2010 елларда ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбленең концерт программалары сериясе өчен;
Якупов Илдус Дәүләт улы
. “Синяя птица” ораториясе (2009 ел) һәм төрле еллардагы вокаль әсәрләре өчен;
Салаватов Ренат Салават улы.
Опера-балет сәнгатен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүе, Көнбатыш Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаруы, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”, Ж.Бизеның “Кармен”, Р.Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте”, Г.Доницеттиның “Лючия ди Ляммермур”, В.Гаврилинның “Анюта”, Н.Җиһановның “Җәлил” әсәрләре буенча һ.б. премьера спектакльләрен куюы өчен;
И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров.
“Кол Шәриф мәчете” архитектура комплексын иҗат иткән өчен.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ТР Милли китапханәсе Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган бәйрәм программасына чакыра
27 майда илебезнең барлык китапханә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бөтенроссия китапханәләр көне Россия Президентының 1995 елның 27 маендагы Указы белән булдырылган. Бу дата илнең беренче дәүләт китапханәсе – Император публик китапханәсе (хәзерге Россия милли китапханәсе) нигезләнгән көнгә – 1795 елның 27 маена багышлап алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз