Александр Сладковский Федерация Советы каршындагы Советка кертелде

2012 елның 14 марты, чәршәмбе
Александр Сладковский Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе каршындагы дәүләтнең мәдәният өлкәсендәге сәясәте буенча советка кертелде. Бу турыда боерыкка берничә көн элек кул куелды.
Мәдәният буенча совет елга кимендә ике тапкыр җыела. Аның бурычлары – мәдәнияткә һәм дәүләтнең мәдәният өлкәсендәге сәясәтенә, хәйриячелекне, меценатлыкны, спонсорлыкны үстерүгә кагылышлы законнарны камилләштерү, федераль закон проектларын эшләүдә катнашу. Совет утырышында кабул ителгән карарлар Россия Президентына, РФ Премьер-министрына, Дәүләт Думасына юлланырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International