Татар академия театры баш дирижеры Ринат Салаватов Татарстан Республикасы Тукай премиясенә кандидатлыкка күрсәтелде
2012 елның 14 марты, чәршәмбе
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры Ринат Салаватов опера-балет сәнгатен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүе, Көнбатыш Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаруы, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”, Ж.Бизеның “Кармен”, Р.Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте”, Г.Доницеттиның “Лючия ди Ляммермур”, В.Гаврилинның “Анюта”, Н.Җиһановның “Җәлил” әсәрләре буенча һ.б. премьера спек-такльләрен куюы өчен 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә кандидат итеп күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бөтендөнья театр көнендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Ел саен үткәрелә торган театр конкурсында һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итәләр.