Кунаклар арасында әдәбият белән кызыксынучы яшьләрдән тыш, танылган авторлар да булачак.
«Ак канәфер»не уздыру махсус рәвештә XXVII Бөтендөнья Универсиадасы көннәренә күчерелде.
Фестивальне ябу тантанасыннан соң, 8 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында Төрки халыкларның XI «Нәүрүз» халыкара театр фестивале нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл узды.
«Татармультфильм» белән бергә Россия делегациясеннән «Маша и Медведь», «Визарт Анимейшн», «Союзмультфильм», «Метрономфильм» студияләре керде.
4 июльдән 18 июльгә кадәр Казанда Мәдәни Универсиада чаралары узачак.
Осталык дәресләре вакытында Тукай иҗатының күренекле образларын ачуга аерым игътибар биреләчәк.
Быел фестивальдә төрки дөньяның 8 иленнән һәм төбәгеннән 12 опера җырчысы катнаша.
Клайпеда шәһәренең «НУР» татар җәмгыяте ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Бөтенлитва Сабантуен уздыруга ярдәме өчен ихлас рәхмәтен белдерде.