Казанда “Әдәби Универсиада” узачак

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

14-16 июньдә Казанда “Әдәби Универсиада” халыкара фестивале уза.

Фестиваль кысаларында Украина, Беларусь, Молдавия, Казакъстан һәм Кыргызстан авторлары да чыгыш ясаячак. Кунаклар арасында әдәбият белән кызыксынучы яшьләрдән тыш, Олег Хлебников, Лео Бутнару, Максим Амелин, Илдар Әбүзәров, Алисә Ганиева, Леонид Бахнов, Александр Кабанов, Мария Мартысевич кебек танылган авторлар да булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International