1 июньдә Литваның Клайпеда шәһәрендә Бөтенлитва Сабантуе узды. Анда Литвада, Латвиядә, Белоруссиядә, Калининград өлкәсендә яшәүче татарлар катнашты.
Клайпеда Сабантуе Литва җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну тудырды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавы укылды. Россия Федерациясенең Клайпедадагы Генераль Консулы В.А.Малыгин чыгшы ясады, бәйрәмне Клайпеда мэры Витаутас Грубляускас ачты.
Татарстаннан килгән иҗат коллективлары чыгышы бәйрәмдә нур өстенә нур булды.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Клайпеда шәһәренең «НУР» татар җәмгыяте рәисе Флюр Шәрипов ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Бөтенлитва Сабантуен уздыруга ярдәме өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте