Универсиадада спорт уеннарыннан тыш, «Мәдәни Универсиада» проектын уздыру да күздә тотыла. ТР Мәдәният министрлыгы һәм Универсиада дирекциясе тарафыннан бу уңайдан зур программа эшләнде. 4 июльдән 18 июльгә кадәр Казанда Мәдәни Универсиада чаралары – фестивальләр, күргәзмәләр, спектакльләр, концертлар һ.б. узачак.
Киңәшмәдә төбәк, федераль, халыкара массакүләм мәгълүмат чараларында Мәдәни Универсиаданы яктырту кампаниясе, Универсиадада эшләргә аккредитация алган журналистлар өчен шартлар булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте