12 июньдә Анси шәһәрендә (Франция) Халыкара анимация кино базары (MIFA) ачыла, ул мәшһүр анимация фестивале белән параллель рәвештә уздырыла.
Татар анимациясе зур кинобизнес форумында «Шүрәле» мультфильмы - «Татармультфильм» берләшмәсенең яңа проекты белән катнаша.
13 июньдә Ансида продюсер Марат Ганиев «Шүрәле»не дөньяның 75 иленнән килгән кинодистрибьюторлык компанияләре, киновидеопрокат оешмалары һәм кинотеатрлар, продюсерлык үзәкләре вәкилләренә тәкъдим итәчәк.
Былтыр һәм Шүрәле инглиз, француз, немец һәм гарәп телләрендә сөйләшәчәк.
Мультфильмның режиссеры - Сергей Киатров. Музыкасын композитор Азат Хөсәенов язган. Узган ел «Татармультфильм» Ансида «Сабантуй» һәм «Кырмыәкиятләр» дигән сериалын күрсәткән иде инде.
«Татармультфильм» белән бергә Россия делегациясеннән «Маша и Медведь», «Визарт Анимейшн», «Союзмультфильм», «Метрономфильм» студияләре керде.
Өстәмә мәгълүмат: 518 34 06.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте