Төркиядә XVI ТЮРКСОЙ опера фестивале концертлары уза

2013 елның 10 июне, дүшәмбе

XVI ТЮРКСОЙ опера фестивале концертлары  Самсун, Орда, Гиресун  һәм Трабзон, шулай ук Әнкарә һәм Гирне шәһәрләрендә уза.

Быел фестивальдә төрки дөньяның 8 иленнән һәм төбәгеннән 12 опера җырчысы катнаша: Сабина Вахабзаде (Азәрбайҗан), Аслима Мактагулова, Халид Нуралиев, Елена Филинкова (Казахстан), Кундуз Карыппаева (Кыргызстан), Барыш Йанч һәм Нона Цуцкуридзе (Төркия), Тугрул Энвер Торе (Төньяк  Кипр), Закир Вәлиев һәм Любовь Буторина (Башкортостан, РФ), Дамырак Монгуш (Тыва, РФ),  Регина Вәиева (Татарстан).  

Быелгы фестиваль казах композиторы  Мукан Тулибаев истәлегенә багышлап уздырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International