Биредә балалар да, өлкәннәр дә төрле уеннарда, ярышларда катнаша, җырлый-бии, әкият геройлары белән төрле бәйгеләрдә көч сынаша, күңелле ял итә.
Диләрә Ваһапова, Динә Гарипова, Айгөл Вәлиуллина, Максим, Чулпан Хамматова, Марат Сафин, Марат Башаров, Альберт Әсәдуллин, Ренат Ибраһимов – болар жюри составындагы «йолдыз»ларның кайберләре генә.
I дәрәҗә лауреат исемен КСУ ны тәмамлаган Алсу Мөсәвирова «Намаз комплекты» эше өчен алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Морис Рипер җитәкчелегендәге Франция делегациясе белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнаштылар.