17 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заман сәнгате галереясендә «21 гасыр – ачык хат. Графиканың кече формалары» дигән күргәзмә ачыла.
«Графиканың кече формалары» төшенчәсенә графика жанрының киң спектры: гамәли графика – почта (открытка, марка, конверт), акча берәмлекләре, мәгълүмати материаллар (программалар, проспектлар.), сәнәгать графикасы (логотип, кап, реклама проспектлары һ.б.) керә. Әлеге үзенчәлекле күргәзмәдә графиканың нәкъ менә шундый формалары тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте