Күргәзмәдә 70 авторның 150 эше куелган.
Утырышта Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, башка министрлыклар җитәкчеләре, дин әһелләре, галимнәр һ.б. катнашты. Утырышны фондның Попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып барды.