Татарстан Президенты: «Россия белән Франция мөнәсәбәтләренә уңай өлешебезне кертергә телибез»

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Морис Рипер җитәкчелегендәге Франция делегациясе белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнаштылар.

«Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген без бик югары бәялибез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без даими рәвештә делегацияләр белән алышынабыз, мин үзем дә сезнең илдә берничә мәртәбә булдым. Инде егерме ел Франциядә Татарстан вәкиллеге эшли, Казанда Франция Республикасының виза үзәге һәм Alliancе Francaise мәдәни үзәге эш итә».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда Schneider Electric, Air Liquid Франция компанияләре, “Алабуга” МИЗда пыяла җитештерүче ике завод төзелешендә «Шишеджам» төрек компаниясенең партнеры булган Saint Gobain компаниясе уңышлы эшли.

«Безнең хезмәттәшлекнең югары технологиялегә әверелүе безне бик шатландыра, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Югары технологияле мәйданчыклар булдыру мәсьәләсендә без Франциядән бик күпкә өйрәнә алабыз».

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итүдә кызыксыну белдерде. «Һәм, әлбәттә, проектларны гамәлгә ашыру өчен, без француз инвесторларын җәлеп итәргә телибез», - диде Р.Миңнеханов.

Аның фикеренчә, Татарстан француз туристларын кызыксындырырга мөмкин. Туристлар агымы артмауның сәбәбе – Франция белән туры авиарейслар булмау.

Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Морис Рипер, үз чиратында, республика җитәкчелегенә җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. «Безгә Казанга килү шатлыклы, - дип белдерде илче. – Мин Россиядә бары бер ел гына эшлим, әмма Россиянең Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән генә чикләнмәвен аңлыйм. Шуңа күрә регионнар белән танышырга телим».

«Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискен чоры узсын өчен, без бергә көч куярга тиеш», - дип белдерде Жан-Морис Рипер.

Аның сүзләренчә, Франция рәсми дәрәҗәдә генә түгел, ә халыклар, кешеләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләрне үстерергә тели.

Жан-Морис Рипер, Франциядән туры авиарейслар булдыру өчен, яңа пунктлар буларак Россиянең миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләренә Air France авиакомпаниясе башлыгының игътибарын җәлеп иткәнен хәбәр итте.

Alliance Francaise мәдәни үзәгенә ярдәм иткән өчен илче Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Без үзәкнең эшен киңәйтергә телибез, һәм безгә сезнең ярдәмегез кирәк булачак», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президентына Жан-Морис Рипер.

Ул шулай ук Россия һәм Франция вузлары арасындагы хезмәттәшлекне, студентлар белән алышынуны уңай бәяләде. Һәм бу эшне дәвам итеп, киңәйтергә тәкъдим итте.

«Без фән һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга телибез, бу хакта КФУ ректоры белән очрашуда сөйләшәчәкбез әле», - дип белдерде илче.

Очрашу барышында француз компанияләре вәкилләре - Schneider Electric, Air Liquid, «Леруа Мерлен» һәм «Декатлон» сәүдә челтәрләре вәкилләре - Татарстандагы эшчәнлекләре һәм алга таба үсеш проектлары турында хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектларны хуплады һәм аларның уңышлы ашырылуына ышануын белдерде.

«Без сезнең визитны югары бәялибез, һәм Россия белән Франция мөнәсәбәтләренә уңай өлешебезне кертергә телибез», - дип йомгаклады Татарстан Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International