12 декабрьдә Чаллы курчак театры Әлмәт шәһәрендә «Снежность» хәйрия фестивалендә катнашты.
Ул 15 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр узачак. Аның идеясе – халыкның социаль якланмаган катламының нәни вәкилләренә (балалар йортлары һәм интернатлары, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр) сәнгать, матурлык дөньясына, олыларның илтифатына, җылы мөнәсәбәтенә юл ачу.
Быел фестивальнең темасы – «Яраткан әкиятләр». Чаллы театрына фестивальне ачу хокукы бирелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте