16 декабрьдә Камал театрында Татарстан Республикасы Халык артисты, театр оркестры дирижеры Фуат Әбүбәкеровның юбилей кичәсе узачак. Быел аңа 70 яшь тулды.
Программада камаллылар музыкаль һәм хореография номерлары башкарачак. Кичәнең режиссеры –Татарстан Республикасының Атказанган артисты Радик Бариев.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте