Татарстан Республикасы Милли музее «Сәнәгать палитрасы: яңа буын креативы» республика проекты кысаларында үз җыентыгыннан «Плакат сәнгатендә сәнәгать мотивлары» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Проект 21 ноябрьдә КАИ бинасында узачак һәм «Артпром»технофорумының бер өлеше булып тора.
28 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә «Зөя утрау-шәһәрлеге» Музей-тыюлыгы «Владимир Голицын: Персей билгесе астында» күргәзмә-ачылышына чакыра. Бу-тормышы һәм иҗаты Диңгезгә Мәхәббәт белән тулган кеше тарихы.
2025 елның 17 ноябрендә «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» проекты кысаларында оештырылган «Халык әкиятләре дөньясы» Бөтенроссия акциясе старт ала.
Президентның Мәдәни инициативалар фонды (ПФКИ) 2026 елда беренче акселерация программасына гаризалар кабул итүгә старт бирә. Бу элек ПФКИ грант конкурсларында катнашкан, әмма ярдәм алмаган проект вәкилләре өчен махсус белем бирү программасы. Проект авторларына үз идеяләрен күрсәтү һәм эксперт ярдәме алу өчен уникаль шанс бирелә.
27 октябрьдә Идел буе халыкларының туган телендә «Идел буе тавышлары» җыр һәм мелодекламация төбәкара конкурсының кабул итү кампаниясе старт алды. Проектны Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә оештыралар.
2025 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 15:00 сәгатьтә Көнчыгыш залда Олонхо театрының «Удаганки» спектакль-олонхосы күрсәтеләчәк һәм 19:00 сәгатьтә Зур залда «Олонхо — Евразиянең мәңгелек кайтавазы» милли эпосы (Якутск шәһәренең Олонхо театры) тәкъдир ителәчәк.
5-11 ноябрь көннәрендә Рязань ТЮЗында СССРның халык артисты Эраст Гарин исемендәге I Бөтенроссия театр фестивале узды. Казан яшь тамашачы театры фестиваль ябу тантанасында чыгыш ясадыя.
«Эрмитаж-Казан» үзәге һәркем файдалана алырлык программаны үстерүне дәвам итә һәм «Йосыповлар» күргәзмәсендә яңа тактиль станция тәкъдим итә. Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан.
Режиссер Салават Юзеевның Татарстандагы «Гашыйклар тавы» фильмы Ирандагы 43 нче «Фаджр» халыкара кинофестиваленең конкурс программасына керде. Илдар Юзеев повесте буенча төшерелгән фильмда язмышларына рәхимсез рәвештә сугыш бәреп кергән кешеләрнең тулы бер чоры турында сөйләнәчәк. Бу «Гашыйклар тавы»дип аталган гаҗәеп урында үз мәхәббәтләрен ант белән ныгытырга карар кылган ике гашыйкның тарихы.
Фестиваль «Смена» заманча мәдәният үзәгенең уникенче туган көнен унике көнлек бәйрәм итүне тәмамлаячак, аның кысаларында 26 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанның төрле мәйданчыкларында махсус чаралар узачак.