Хаҗи әфәнде өйләнә: пьеса, спектакль һәм балет?

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

27 февраль, Шәриф Камалның туган көнендә, Татар китабы йортында яңа күргәзмә ачыла. Ул легендар «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасына, аның спектакль буларак куелышлары һәм ничек итеп беренче татар балетына әйләнми калуы турында сөйли.

«Хаҗи әфәнде өйләнә» — Шәриф Камалның сәхнәгә куелган беренче һәм бердәнбер комедиясе. Ул 1915 елда языла һәм беренче тапкыр шул ук елның ноябрендә Оренбургта уйнала. Соңыннан спектакль дистәләгән тапкыр Казан һәм Уфа сәхнәләрендә куела, халык һәм үзешчән театрлар тарафыннан яратып уйнала. Режиссер Ширияздан Сарымсаков 1944 елда ясаган куелыш иң уңышлысы дип санала.

Юныс хаҗи турында комедиянең 1930-еллар ахырында аздан гына балетка әверелми калганын күпләр белмидер. Татар балетмейстеры Гай Таһиров Шәриф Камал әсәре нигезендә шаяртулы, җиңел балет ясарга теләгән булган. Бу иҗат проектыннан кулъязмалар, хат алышулар һәм истәлекләр генә сакланган.

Күргәзмә Ш.Камалның туган көненә һәм татар театрының 120 еллыгына багышлана. Кызыклы экспонатлар арасында пьесаның кулъязмалары, афишалар, Гай Таһиров белән Ш.Камалның балет турында язышкан хатлары бар.

27 февраль, 14:00

Керү ирекле

Адрес: Казан, Островский урамы, 15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International