Казак сәнгатеннән ясалма интеллектка кадәр: «Таврида» җәйге мәктәпләрнең яңа сезонына теркәлү ачты

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

25 февральдә «Меганом» академиясенең җәйге мәктәпләрендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Программа уникенче белем бирү сезонында июньнән сентябрьгә кадәр — Кырымда «Таврида» арт-кластеры мәйданчыгында узачак. Катнашу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗади индустрия һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре чакырыла — катнашуга гаризаны проект сайтында бирергә мөмкин. 

«Меганом» академиясенең җәйге мәктәпләренә теркәлү түбәндәге сылтама буенча ачык: https://clck.ru/3S3v8n

Җәйге мәктәпләр-мәдәни-агарту форматындагы җиде көнлек программалар, анда экспертлар яшь иҗатчылар белән белем һәм тәҗрибә уртаклаша, ә катнашучылар практикада үзләренә иҗади һәм һөнәри үсеш өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштерә, шулай ук бергәләп яңа проектлар төзи. Һәр җәйге мәктәп төрле юнәлешләр буенча берничә арт-мәктәпне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International