Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында Бурятия мәдәнияте көннәре узды

2026 елның 27 феврале, җомга

Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында Бурятия мәдәнияте көннәре узды. Быел чара Казан шәһәре бурятларның Милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулуга багышланды. Бурятия мәдәнияте көнләре кысаларында, ай календаре буенча Яңа ел һәм Россия халыклары бердәмлеге елы хөрмәтенә, "Сагаалган-Шагаа 2026" исемле тантаналы концерт узды.

Мәдәният көннәре программасы республика территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен һәм милләтара бердәмлеген саклап калуга юнәлдерелгән чаралар циклын үз эченә алды. 14 февральдә бурят, казакъ, калмык, тыва һәм алтай халыклары вәкилләрен берләштергән яшьләр хәрәкәтләренең иҗади очрашуы узды. Кунаклар мәхәббәт турындагы борынгы риваятьләр атмосферасына чумдылар, төбәкләрнең фольклор мирасы белән таныштылар һәм кичне бию марафоны белән төгәлләделәр.

21 февральдә Халыклар Дуслыгы Йортында милли ашлар һәм милли уеннар буенча осталык дәресе, милли киемнәр һәм музыка кораллары тәкъдим ителде. Килегәннәр бурятларның көнкүреше белән таныша алдылар, борынгы савыт-саба һәм нечкә милли бизәнү әйберләрен карадылар. Осталык дәресләре аерым кызыксыну уятты: кунаклар "Шагай наадан" (сөяк уены) уйнарга өйрәнделәр, традицион бууза ашы әзерләү нечкәлекләрен үзләштерделәр һәм хәтта борынгы Алтай ятагасында уйнарга тырыштылар.

Бурятия мәдәнияте көннәре тантаналы концерт белән тәмамланды.

Шулай ук концерт вакытында Красноярск, Магадан, Хабаровск, Краснодар, Санкт-Петербургтан видео котлаулар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International