13 мартта композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луиза Батыр-Болгариның юбилей концерты була

2026 елның 27 феврале, җомга

2026 елның 13 мартында М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгариның «Кайту» исемле авторлык юбилей концерты була.

Луиза Миңнегали кызы Батыр-Болгари Свердловск өлкәсенең Арамиль районында туган. 1973 елда Казан музыка училищесының фортепиано һәм теоретик-композиторлык бүлеген, 1978 елда Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык факультетын тәмамлый. Укуны тәмамлагач, 11 ел дәвамында Татар китап нәшриятында музыка мөхәррире булып эшли.

Биш дистәгә якын профессиональ композиторлык эшчәнлеге дәвамында Луиза Батыр-Болгари вокал, театр һәм камера-симфоник музыка өлкәсендә күпсанлы әсәрләр иҗат итте. Композиторның иҗат биографиясендә үзәк урынны җыр жанры алып тора. Аның 80нче еллар башыннан алып бүгенге көнгә кадәрге зур чорны колачлаган җыр иҗаты хәзерге заманны якты чагылдыра. Күпчелек җырлар, беренче тапкыр республиканың әйдәп баручы осталары – Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Айдар Фәйзрахманов, Вафирә Гыйззәтуллина, Зилә Сөнгатуллина, Рәмил Миндияр һәм башка күп кенә җырчылар тарафыннан башкарылып, милли классикага әверелделәр, хәзергәчә халыкта иң популяр җырларның берсе булып торалар.

Бүген Л.М. Батыр-Болгариның вокал иҗаты татар эстрадасында яшь талантлы җырчылар башкаруында киң тәкъдим ителгән. 13 марттагы концертта узган еллардагы халык яраткан җырлар һәм композиторның яңа вокаль әсәрләре белән Филюс Каһиров, Алсу Әбүлханова, Илгиз Мөхетдинов, Рустам Асаев, Марина Карпова, Динар Шәрәфетдинов, Максуд Юмашев һәм башкалар, шул исәптән яшь талантлы башкаручылар чыгыш ясый. Юбилей кичәсендә катнашучылар буларак Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – А.Фәйзрахманов), «Казан егетләре» яшьләр төркеме (җитәкчесе Р.Маазитов) һәм Дамира Вәлиева җитәкчелегендәге бию коллективы чыгыш ясый.

«Кайту» юбилей концерты – ул гади иҗади отчет кына түгел, ә дәверләрне, стильләрне һәм буыннарны берләштерүче масштаблы уникаль музыка вакыйгасы. Бу – композиторның киң публикага кайтуы һәм тыңлаучыларның чын күңелгә үтеп керә торган музыкага кайтуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International