Леонид Баранов –Россия Федерациясенең Атказанган рәссамы, Россия сәнгать академиясе әгъзасы. Күргәзмә аның 70 еллыгына багышлана.
6 июньдә көндезге унберенче яртыда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр китерәчәкләр. Ярты сәгатьтән Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать осталары концерты башланачак. Анда республика җитәкчелеге вәкилләре катнаша.
Фестиваль Лядской бакчасында сәгать 16.00 ләргә кадәр дәвам итәр дип ниятләнә. Анда тематик аллеялар һәм төрле зоналар эшләячәк.
Татарстан сәнгать осталары бай концерт программасы күрсәтәчәк.
Конкурста катнашучыларга җәйге каникул һәм озын ял көннәрендә китаплар укырга һәм укучылар көндәлеге башларга тәкъдим ителә.