6 июньдә бөтен дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә. 2010 елда БМО әлеге бәйрәмне бөек шагыйрь А.С. Пушкин туган көненә билгеләп гамәлгә кертте.
6 июньдә көндезге унберенче яртыда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр китерәчәкләр. Ярты сәгатьтән Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать осталары концерты башланачак. Анда республика җитәкчелеге вәкилләре катнаша.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне бәйрәмгә чакырабыз. Аккредитацияне prtatar@yandex.ru электрон адресына язып узарга мөмкин.
89272400017
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте