Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе «Әдәби көндәлегем» дигән яңа проектны гамәлгә куя

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  балаларга һәм яшьләргә җәйге ял вакытында иҗатка да игътибар бирергә тәкъдим итә. 1 июньнән  китапханә «Әдәби көндәлегем» дигән яңа проектны гамәлгә куя. Анда Татарстан Республикасында яшәүче, күзләре начар күрүче өч яше тулган балалардан алып 35 яше тулмаган яшь кешеләр катнаша ала. 

Конкурста катнашучыларга җәйге каникул һәм озын ял көннәрендә  (1 июньнән 25 августка кадәр) китаплар укырга һәм укучылар көндәлеге башларга тәкъдим ителә.

Көндәлекне бәяләү укылган китаплар саны, китапханәләргә йөрү, көндәлекнең эчтәлеге, аның бизәлеше, укылган материалларның «фикер иләге» аша уздырылуы, язмаларның оригинальлеге һәм креативлыгы исәпкә алыначак.

89033438746

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International