5 июньдә кичке сәгать дүрттә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Хәзерге заман сәнгате. Скульптор Леонид Баранов, аның дуслары һәм геройлары» күргәзмәсе ачыла. Анда мәшһүр скульптор Леонид Баранов һәм Россия сәнгатенең күренекле осталары эшләре куелган.
Леонид Баранов –Россия Федерациясенең Атказанган рәссамы, Россия сәнгать академиясе әгъзасы. Күргәзмә аның 70 еллыгына багышлана. Баранов 70-еллар башында ук илебез сәнгате тарихына рус тарихы һәм мәдәниятенең атаклы шәхесләре образларын тудыруы белән кереп калды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте