Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында ВГИК тарафыннан Татарстан Республикасы өчен бүлеп бирелгән максатчан урыннарны дәгъвалаучыларны сайлап алуның беренче этабы узды

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында ВГИК тарафыннан Татарстан Республикасы өчен бүлеп бирелгән максатчан урыннарны дәгъвалаучыларны сайлап алуның беренче этабы узды.

 Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына тиешле вакытта гариза биргән 18 кеше катнашты.

Максатчан урыннар «драматургия», «кино һәм телевидение режиссеры», «кинооператоры» һәм  «продюсер» юнәлешендә бирелә.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина рәислегендәге комиссия сайлап алу турында катнашучы һәрбер кеше белән әңгәмә уздырды һәм аларга иҗади биремнәр бүлеп бирде.  9 июньдә сайлап алуның икенче этабы узачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International