Балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен кытай рәсем сәнгатенә багышланган семинар була

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты 11 июньнән  13 июньгә кадәр  «У-Син рәсем мәктәбе» (Мәскәү) белән бергәләп балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен «Кытай һәм У-Син рәсем сәнгате» темасына семинар уздыра. Бу –  «Хәзерге социомәдәни киңлектә арт-практикалар» фестиваленең беренче модуле.

Семинар программасында:

11 июнь. Көн темасы: «У-Син төшенчәсе белән танышу. 5 элемент».

Арт-практика: бамбук рәсеме ясыйбыз.

12 июнь. Көн темасы: «У-син агач сурәте».

Арт-практика: агач рәсеме ясыйбыз.

Көн темасы: «Каллиграфия: У-син 5 иероглиф (чжуань шу стиле)».

Арт-практика: иероглиф язу.

13 июнь. Көн темасы: «У-син – табигатьне сурәтләү»

Арт-практика: тау күренешләрен сурәтләү.

Семинарга йомгак ясау: йомгаклау күргәзмәсе.

Танышу өчен материаллар:

http://usinart.ru/obuchayushhij-kurs-po-zhivopisi-u-s.

http://usinart.ru/kak-pravilno-sidet-i-derzhat-kist-2

http://usinart.ru/obuchenie-kitajskoj-zhivopisi-bambu

http://www.youtube.com/channel/UCL9GfSvtClmbwyDfp3PsIYQ

http://usinart.ru/obuchenie-pejzazhnoj-zhivopisi-u-sin/

 (843) 293-24-69, E-mail: idpokazan@gmail.com

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International