ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
ТР Мәдәният министрлыгы заказы белән әзерләнгән “GREAT BOLGAR” атласы белгеч-археологларга һәм киң җәмәгатьчелеккә адресланган. 

Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдәге Поклонная тавындагы Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда узачак.

Татарстан курчак театры артистлары Г.Х.Андерсенның  «Дюймовочка» спектаклен күрсәтәчәкләр.

29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Нурлат шәһәрендә “Уяв” IX Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Шәрәфле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чувашия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Юрий Попов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар бар иде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюров һәм башкалар озата йөрде. 


26
июнь, 2015 ел
җомга

29 июньнән 1 июльгә кадәр Россиядәге Француз мәктәбе Альянс Франсез – Казан һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән бергәләп Россиянең төрле уку йортларыннан француз теле укытучылары өчен беренче тапкыр җәйге мәктәп оештыра.


Көн тәртибенә ике төп мәсьәлә куелган иде: беренчесе  - этномәдәни проектлар гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе төбәкләре (Татарстан Республикасыннан кала) җәмәгать оешмаларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен уздырыла торган конкурста  катнашуга рөхсәт бирелгән оешмалар исемлеген раслау; икенчесе – конкурска бирелгән гаризаларны бәяләү өчен экспертлар исемлеген раслау.

Чара чемпионатның мәдәни программасына кертелгән.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Зөя Успение-Богородица монастыре игумены Силуан, "Зөя утрау-шәһәре" Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин һәм подряд һәм проект оешмалары җитәкчеләре озатып йөрде.

Тамашада Советлар Союзы Геройлары В.Зайцев, И.Кожедуб, Н.Гастелло, Д.Лавриненко, А.Матросов, А.Покрышкин исеме белән аталган алты болид «дрифт» дисциплинасында чыгыш ясаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International