Казанда «Җиңү яулаган өчен рәхмәт» дигән авто-тамаша булачак

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

27 июньдә көндезге сәгать уникедә Казанның Үзәк ипподромы каршындагы мәйданчыкта Россия хәрби-тарих җәмгыятенең иң динамикалы һәм мавыктыргыч вакыйгалардан торган проекты һәм «Раунд-Х» автомобильләр командасы күрсәтәчәк «Җиңү яулаган өчен рәхмәт» дигән тамаша була.Бу проектта Россиянең  17 зур шәһәре катнаша.

Тамашада Советлар Союзы Геройлары  В.Зайцев, И.Кожедуб, Н.Гастелло, Д.Лавриненко, А.Матросов, А.Покрышкин исеме белән аталган алты болид «дрифт» дисциплинасында чыгыш ясаячак. «Раунд-Х»ның югары пилотаж һәм каскадёрлык алымнарыннан торган тамашасы берәүне дә битараф калдырмастыр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International