«Әкият» татар дәүләт курчак театры Куралай Ишморатова исемендәге I Халыкара «Куралай» курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Ул 29 июньнән 2 июльгә кадәр Казахстанның Астана шәһәрендә уза.
Татарстан курчак театры артистлары Г.Х.Андерсенның «Дюймовочка» спектаклен күрсәтәчәкләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте