2015 елда этномәдәни проектлар гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе төбәкләре җәмәгать оешмаларына конкурс нигезендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү буенча совет утырышы узды

2015 елның 26 июне, җомга

22 июньдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2015 елда этномәдәни проектлар гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе төбәкләре җәмәгать оешмаларына конкурс нигезендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү буенча совет утырышы узды.

Көн тәртибенә ике төп мәсьәлә куелган иде: беренчесе  - этномәдәни проектлар гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе төбәкләре (Татарстан Республикасыннан кала) җәмәгать оешмаларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен уздырыла торган конкурста  катнашуга рөхсәт бирелгән оешмалар исемлеген раслау; икенчесе – конкурска бирелгән гаризаларны бәяләү өчен экспертлар исемлеген раслау.

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Утырышта документларны карап тикшергәннән соң конкурста катнашырга 37 оешмага рөхсәт бирелде.

(http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-poluchenie-grantov-ministerstva.htm)

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International