Инглиз телендә дөнья күргән «Great Bolgar» (“Бөек Болгар”) китабы бүген "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә тәкъдим ителде.
Бүгенге чарада ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова Болгар шәһәрлеге тарихи, мәдәни хәзинәләрен – мирасыбызны популярлаштыруның әһәмияте, әлеге проект авторлары - ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фән буенча проректоры, Шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклап калу буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев “GREAT BOLGAR” басмасы әзерләнүе, нинди фәнни материаллар кертелүе, гомумән, Изге Болгар цивилизациясе тарихын археологик нигездә өйрәнүнең үзенчәлеге һ.б. хакында тәфсилләп сөйләде.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, шушы китап Татарстанда “Зөя утрау-шәһәрлеге һәм Борынгы Болгар” комплекслы проектын инде 5 ел дәвамында уңышлы гына тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән. Аның үзенчәлеге, мөһимлеге тагын шунда – биредә һәйкәл-истәлекләр реставрацияләнеп, археологлар тарафыннан өйрәнелеп кенә калмый, шунда башкарылган тикшеренү нәтиҗәләре, фәнни хезмәтләр дә популярлаштырыла. “GREAT BOLGAR” ("Бөек Болгар") басмасы һәйкәл, тикшеренү объекты буларак тулаем Болгарга багышлана.
ТР Мәдәният министрлыгы заказы белән әзерләнгән “GREAT BOLGAR” атласы белгеч-археологларга һәм киң җәмәгатьчелеккә адресланган. Басманы дөньяның танылган университетларына, Татарстан китапханәләренә, ТР Мәдәният министрлыгы аша милли-мәдәни мохтариятләр кебек иҗтимагый оешмаларга тарату каралган.
МА "Татар-информ"