Татарстан «Россиянең Бөек сугышлары гаилә фотохроникасы» Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыкты.
Бу Конкурс һәм шул ук исемдәге иреклеләр акциясе илнең 50 төбәгеннән меңнәрчә кешене шәхси һәм гаилә архивларында сакланган фотодокументларны саклап калу эше аша берләштерде. Уртак тырышлык белән fotohroniki.ru сайтында 16 меңнән артык фотодокумент урнаштырылды, шуларның 1500 е Татарстан Республикасыннан җибәрелгән.
Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдәге Поклонная тавындагы Бөек Ватан сугышы Үзәк музеенда узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте