Тантанада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка күп кенә рәсми затлар катнашты. Министр үзәккә 100 мең сумга сертификат бүләк итте.
Әдәби әсәрләрне Россия Федерациясе халыклары телләреннән рус теленә тәрҗемә итүчеләрнең беренче форумы 21-25 августта Звенигородта узды.
Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Композиторлар берлеге оештыра.
Иртәнге сәгать унбердә балаларга Р.Давыдовның «Юл хәрәкәте билгеләре паркы» спектакле күрсәтеләчәк. Олылар өчен кичке сәгать алтыда – А.Цагарелиның «Ханума» спектакле. Шушы ук көнне көндезге сәгать бердә театрның татар группасы да «Кәҗә белән Сарык» спектакле белән чираттагы сезонын ача.
Фестивальдә Россия Федерациясенең 19 субъектыннан, шул исәптән Әстерхан, Самара, Свердловск, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан, Мордовия, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Чувашстан республикаларыннан татар фольклор коллективлары катнаша.