2015 елның 9 сентябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уникаль концерт – бер сәхнәдә Сычуань кытай халык инструментлары оркестры һәм Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры.
Концертлар «Ике бөек елга» Халыкара мәдәни багланышлар фестивале кысаларында Идел буе шәһәрләрендә уза. Сычуань оркестры Россиядә беренче тапкыр чыгыш ясый.
Программада: кытай классик музыкаль әсәрләре, кытай һәм рус халык җырлары, кытай һәм рус классик музыка әсәрләренең төрле жанрлары синтезы, заманча әсәрләр.
Хөрмәтле журналистлар!
Концертка килү өчен pr@tatfil.ru электрон адресы яки 8 9053126758 телефоны аша (Зимфира Гыйльметдинова) аккредитация узу кирәк.