8 сентябрьдә «Родина» кинотеатрында Казан мөселман кинофестивале кысаларында «Мәхәббәт. Композитор София Гобәйдулина Казанда» документаль фильмы күрсәтелә. Аны яшь режиссер Степан Белов төшергән.
Фильмда булачак композиторның мәктәптә уку, шәхес буларак формалашу еллары турында сөйләнә. Анда Гобәйдуллинаның музыкасы яңгырый, интервьюларыннан, журналистлар белән әңгәмәләреннән өзекләр китерелә. Картина тамашачыларда зур кызыксыну уятырдай сәнгати көчкә ия.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте