II Халыкара реставраторлар съездына аккредитация ачылды

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

16-18 сентябрьдә Казанда  II Халыкара реставраторлар съезды ачыла. Әлеге форум тарихи-мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендә илебездә һәм халыкара мәйданда тупланган тәҗрибә белән уртаклашуга багышлана.  

Хөрмәтле журналистлар!

Аккредитация өчен түбәндәге мәгълүматлар бирүегез сорала: ФИО, биләгән вазыйфа, басма, элемтә өчен телефон номеры һәм e-mail. Аккредитация узган журналистлар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган матбугат үзәге эшләячәк.  Аккредитацияне 11 сентябрьдә кичке сәгать бишкә кадәр узарга мөмкин.

dolgova.d.v@gmail.com, +7 (987) 294-54-11

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International